news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда билгеләнгән объектларда капиталь ремонт төгәлләнде

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 2017 елда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлекнең күпфатирлы торак йортларның капиталь ремонт объектларында 3 мең 702 тикшерү үткәрелгән.Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Видеоконференция режимында киңәшмәдә республиканың муниципаль районнары башлыклары катнашты.

Алексей Фролов агымдагы елда күпфатирлы торак йортлар капиталь ремонт программасы барышы турында белдерде. Кыска вакытлы планны гамәлгә ашыру гомуммәйданы 6,2 миллион квадрат метрлы 991 күпфатирлы торак йортта 232 мең 145 гражданның яшәү шартларын яхшыртырга тиеш.

2017 елда 146 мәгариф объекты, шул исәптә 36 мәктәп һәм 7 коррекцион мәктәп һәм 110 мәктәпкәчә оешманы төзекләндерү планлаштырылган иде. 16 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 146 объектта капиталь ремонт 100 процентка үтәлгән.

Республикада балалар савыктыру лагерьлары, ресурс үзәкләре, яшүсмерләр клублары, муниципаль архивларда да капиталь ремонт төгәлләнгән.

16 ноябрьгә капиталь ремонт үткәрелергә тиешле 44 мәдәният учреждениесенең 2 объектында эш бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100