Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда билбауда татар көрәше буенча дөнья чемпионаты була
Чемпионатта катнашырга чакыру җибәрелгән 27 ил командасының 21е ризалыгын белдереп хәбәр иткән
(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 22-23 майда Татарстанда билбауда татар көрәше буенча дөнья чемпионаты үткәреләчәк.
Чемпионатта катнашырга чакыру җибәрелгән 27 ил командасының 21е ризалыгын белдереп хәбәр итте, аерым алганда, 20 май көнне Һиндстан командасы көтелә, ә Германия, Кытай, Иран, Әфганстан, Монголия, Пакстан, Көньяк Корея, Украина исеменнән Кырым, Таҗикстан, Казакъстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Абхазия, Беларусь, Молдова, Латвия, Төрекмәнстан һ.б. ерак һәм якын чит ил командалары, нигездә, 21е киләчәк - барлыгы 120ләп көрәшче бил алышыр дип көтелә, дип белдерде бүген “Ак барс” кара-каршы көрәш сараенда уздырылган матбугат конферениясендә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры вазифаларын башкаручы Хәлил Шәйхетдинов. Аның сүзләренчә, билбауларда көрәш 18-30 яшьлек ир-егетләр арасында 5 авырлык үлчәме буенча бүлеп уздырыла: 65 кг, 75 кг, 85 кг, 100 кг һәм 100дән югарырак. Һәр команда 5 кешедән тора, Россия данын исә Татарстанның 2 спортчысы Лениз Абдуллин (85 кг) белән Руслан Нургалиев (65 кг) һәм тагын Россия төбәкләреннән 3 вәкил яклаячак. Көрәш исә 2 келәмдә берьюлы уздырыла. Арада, Татарстаннан тыш, Иран, Корея, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казакъстан, Кырым көрәшчеләре көчле санала. Чемпионатта халыкара категорияле судья Фаил Әхмәдиев җитәкчелегендәге комиссия хөкем итәчәк.
Спортчылар ярышлар барачак “Ак барс” кара-каршы көрәш сараеннан әллә ни ерак булмаган “Ривьера” отелендә чемпионатны оештыручылар хисабына яшәячәк, 5тән артык көрәшче алып килгән команда чыгымнарны үз хисапларына каплачак.
Очрашуда катнашкан “Көрәш” билбауларда татарча көрәш халыкара ассоциациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов хәбәр иткәнчә, приз фонды түбәндәгечә:
I урынга 1,5 мең АКШ доллары, II урынга 1 мең АКШ доллары, III урынга 500 АКШ доллары күләмендә акча каралган.
Гомумән алганда, чемпионатның бюджеты 8 млн. сум чамасы, анда, шулай ук, мәдәни программа да каралган. Абсолют батырга, татар көрәше традициясе буенча, тәкә бирелү ихтималы бар, ләкин ул тәгаен генә хәл ителмәгән.
23е көнне чемпионат барышын карарга килүчеләргә Гагарин Кубогы янында фотосурәткә төшү мөмкинлеге булачак.
Искәртеп үтәбез: 2005 елның 30 сентябреннән 1 октябренә кадәр, Казанның меңьеллыгына багышлап, Татарстан башкаласында билбауда көрәш буенча IV Бөтендөнья чемпионаты уздырылган иде, анда 60 илдән 200ләп спортчы канашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз