news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда әбиләр чуагы тагын бер көнгә тоткарлана

26 сентябрьдә көндез республика территориясендә 18 градуска кадәр җылытачак.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларынча иртәгә, 26 сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан салмак җил дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төнлә температура 6-11 градус җылы булачак. Көндез 13-18 градуска кадәр җылытачак.

Казанда 26 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Төнлә температура 7-10 градус җылы тәшкил итәчәк, көндез - 15-17.

news_right_1
news_right_2
news_bot