news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бик җылы һава торышыннан соң салкыннар башлана

Татарстанда бик җылы һава торышыннан соң салкыннар башлана
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Якын көннәрдә Татарстанда бик җылы һава торышы көтелә, әмма киләсе атна башында температураның төшүе фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгендә хәбәр иттеләр.

Шулай итеп, 22 ноябрьдә термометр баганасы төнлә -3..+2 градус, көндез +1.. +4 градус күрсәтәчәк. Көнбатышта көндез яңгыр, аннары җепшек кар явуы ихтимал. Җомга һәм шимбә көннәрендә төбәктә көчле җил фаразлана, аның тизлеге секундына 20 метрга кадәр, 22 ноябрьдә урыны белән 25 метрга кадәр җитәчәк, дип кисәтә синоптиклар.

23 ноябрьдә яңгыр һәм җепшек кар явуы ихтимал. Төнлә термометр баганасы -1..+2 градуска кадәр күрсәтә, ә көндез +1..+6 градуска кадәр күтәрелә. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил була.

24 ноябрьдә Татарстанда бераз яңгыр һәм җепшек кар ява. Җил тизлеге секундына 17-22 метр фаразлана. Төнлә һава температурасы -2 ..+ 3 градус, ә көндез, алдагы тәүлектәге кебек үк, +1..+6 градус көтелә.

Алдагы атна башында температураның түбәнәюе фаразлана: төнлә -1..-6 градус һәм көндез +2..-2 градуска кадәр. 25 ноябрьдә бераз җепшек кар яварга мөмкин, 26 ноябрьдә явым-төшем ихтималы аз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100