news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда биатлон үзәге төзергә җыеналар

Бу хакта Дәрвишләр бистәсендә биатлон өчен атарга өйрәнү урыны ачылышында билгеле булды.

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның Дәрвишләр бистәсендә атна азагында “Барс” кышкы спорт төрләре буенча республика балалар-үсмерләр спорт мәктәбе каршында биатлон өчен атарга өйрәнү урыны ачылды. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

“Ату урыны ачылу республика башкаласында биатлон үсешенә көчле этәргеч булачак. Аңа сорау зур – күнегүләр ике сменада бара. Без аңа алга таба да ярдәм итеп торачакбыз”, – ди федерация президенты Илшат Фәрдиев.

Мәктәптә биатлон буенча ике тренер эшли, 100 бала белем ала. Әлеге мәктәп бүген республика биатлончыларының база үзәге санала. Ә Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенең якындагы планнарында биатлон үзәге төзү тора.

“Барс” мәктәбе каршындагы ату урынында 10 мишень төзелгән һәм анда ел әйләнәсендә, теләсә нинди һава шартларында да шөгыльләнеп була, диделәр федерациядән.

Сүз уңаеннан, ату урыны РФ Президентының ГТО һәм ДОСААФ системасын торгызу буенча бурычларын тормышка ашыру кысаларында федерация акчасына төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100