Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда «Безнең заман» фестиваленең зона этаплары башлана
4 октябрьдән Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Наше время — Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестиваленең зона этаплары башлана. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Программаны Әлмәт ача, анда чаралар 4-5 октябрьдә уза. Аннары фестивальне 11-12 октябрьдә Чаллы һәм 18-19 октябрьдә Яшел Үзән кабул итәчәк.
Проект җитәкчесе Айдар Гайнетдинов беренче зона этабында 16 район катнашачагын билгеләп үтте.
«Наше время — Безнең заман» фестиваленең мактаулы остазы, генераль продюсеры Дмитрий Туманов билгеләп үткәнчә, чара эшче һөнәрләрнең популярлыгын арттырырга ярдәм итә, шулай ук республикада яшь белгечләрнең тормышта үз урыннарын табу өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.
«Наше время — Безнең заман» ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә һәм РФ ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе химаясында уза. Фестиваль белем бирү мәйданчыгы да булып тора. Проект барышында Татарстан һәм Россия сәнгать осталарыннан актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, хореография, вокал һәм башка юнәлешләр буенча мастер-класслар уза», — диде ул.
Зона этаплары лауреатлары һәм җиңүчеләре фестивальнең суперфиналында чыгыш ясаячак, ул 7-8 ноябрьдә Казанда уза. 10 ноябрьдә Татарстан башкаласында гала-концерт була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз