news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын ике ел эчендә тулысынча төгәлләргә ниятлиләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дементьев урамындагы ишегалды бәйрәмендә «Безнең ишегалды» программасының бер-ике елдан тәмамланачагы турында белдерде.

«Бүгенге көндә «Безнең ишегалды» программасы – республикабыз буенча 6 меңгә якын ишегалды дигән сүз. Илсур Рәис улы (Метшин) әйтүенчә, шәһәр буенча программа инде тәмамланып килә. Безгә республика буенча бу бурычларны тулысынча хәл итү өчен бер, ике ел кирәк», - диде Татарстан лидеры.

Республика көнендә Миңнеханов берничә яңа объект (Казан моторлар төзү берләшмәсе тарихына багышланган стела һәм завод генераль директоры Александр Павловка барельеф, Казан Гипронииавиапромын җитәкләгән Борис Тихомиров исемендәге сквер) ачты. Рәис шулай ук Казанның Авиатөзелеш районында Дементьев урамында оештырылган ишегалды бәйрәмендә булды һәм төзекләндерүнең икенче чиратыннан соң Серов урамындагы бульварга бәя бирде.

«Безнең ишегалды» программасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты – инфраструктураны яңарту гына түгел, ә ишегалларында имин һәм уңайлы аралашу мохите дә булдыру.

Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле республика буенча күп фатирлы йортларның 7 меңгә якын ишегалды территориясен төзекләндерү бурычы куелган иде. Бүгенге көнгә инде 5 174 ишегалды яңартылган, 2025 елда 16 районда тагын 678 ишегалды тәртипкә китереләчәк.

1,5 миллионга якын кешегә - ә бу Татарстандагы һәр өченче кеше дигән сүз - уңай үзгәрешләр кагылды инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot