news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы 91 процентка башкарылган

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 91 процентка башкарылган. Бу хакта «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте. Аның сүзләрен республика Рәисе матбугат хезмәте китерә.

Программа кысаларында күпфатирлы йортларның ишегалларында балалар һәм спорт җиһазлары, кече архитектура формалары урнаштырыла.

«Кече архитектура формаларын урнаштыру эшләренең үтәлеше 70 процент тәшкил итә. 365 ишегалдында җиһазларны монтажлау төгәлләнгән, 134 ишегалдында монтажлау эшләре дәвам итә», - дип билгеләп үтте ул.

Зиннәтуллина шулай ук хәбәр иткәнчә, ишегалларында эшләрне тикшергәндә, типик кисәтүләр ачыкланган, алар арасында – туфрак пычрану, спорт һәм балалар җиһазларын куллану кагыйдәләре язылган мәгълүмати стендлар булмау, ишегалды территориясеннән су агызу системасын оештырганда таләпләрне бозу һәм башкалар.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика районнары башлыкларына «Безнең ишегалды» программасы кысаларында эш барышын актив контрольдә тотарга кушты. Ул билгеләп үткәнчә, ишегалларын төзекләндерү схемалары турында фикер алышу – кешеләр белән аралашу, аларның ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен ишетү, бүгенге көндә республикада һәм муниципаль районнарда гамәлгә ашырыла торган программалар турында сөйләү өчен яхшы мөмкинлек.

«Безнең ишегалды» программасы кысаларындагы эш шул исәптән мониторинглау өлешендә дә дәвам ителәчәк – төзекләндерелгән ишегаллары һәм мәйданчыклар алга таба да тәртиптә тотылу мөһим, дип өстәде республика җитәкчесе.

Августның икенче яртысында агымдагы төзекләндерелү дәрәҗәсен мониторинглау өчен районнарга бару планлаштырыла. Комиссия Казанның Идел буе районында, Мамадыш, Түбән Кама, Нурлат, Әгерҗе, Бөгелмә, Әлмәт муниципаль районнарында булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot