news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 10 млрд сумлык эшләр башкарылачак

Быел Татарстанда республиканың 11 районында, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 560 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатларга 10 миллиард сум акча каралган. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

«Республиканың 181 мең кешесенең хәзер Уңайлы ишегаллары . Асфальт түшәү эшләре кысаларында 1,3 миллион квадрат метр мәйданда асфальт җәю планлаштырыла. 81 ишегалдында эшләр инде төгәлләнгән. Тагын 110 ишегалдында яктырткычлар урнаштыру эшләре тәмамланды», — дип сөйләде ул.

Дамир Шәйдуллин әйтүенчә, киләсе елда калган 243 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.

«Безнең ишегалды» республика программасы Татарстанда 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot