Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы эшләренең яртысыннан күбрәге төгәлләнгән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Июль башына бөтен республикада «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында планлаштырылган эшләрнең 53 проценты башкарылган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина сөйләде. Аның сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте китерә.
Барлык муниципаль районнар катнашында видео-конференц-элемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Аерым юнәлешләрдә әзерлек дәрәҗәсе югарырак. Юл эшләре 63 процентка үтәлгән. Арча һәм Зәй районнарында эшләр тулысынча төгәлләнгән. Хәзерге вакытта 14 муниципаль берәмлектәге 260 ишегалдында эшләр дәвам итә. 246 ишегалды тулысынча файдалануга тапшырылган.
Тышкы яктырту эшләре актив бара: 300 ишегалдында эшләр тәмамланган (планның 62 проценты). Республиканың 12 районында 213 ишегалдында яктырту җайланмаларын монтажлау эше дәвам итә. Әгерҗе, Арча, Зәй һәм Мамадыш районнарында эшләр тулысынча төгәлләнгән.
Төзекләндерү өчен кирәкле җиһазлар китертелгән һәм складларга куелган. Юл эшләре тәмамланган ишегалларында кече архитектура формаларын, уен һәм спорт элементларын монтажлый башлаганнар. Хәзерге вакытта әлеге юнәлештәге эшләр 33 процентка үтәлгән: 129 ишегалдында, шул исәптән Арча һәм Зәй районнарының барлык ишегалларында эшләр тулысынча тәмамланган. Тагын 168 ишегалдында монтажлау эшләре дәвам итә.
Параллель рәвештә әзер объектларны кабул итү процессы бара. Төзекләндерелгән беренче тугыз ишегалды рәсми рәвештә кабул ителгән: бишесе – Казанның Совет районында, дүртесе – Түбән Кама районында.
Төзелеш сезонының актив фазасына бәйле рәвештә, белгечләр гражданнарның программага карата югары кызыксынуын билгеләп үтә. Соңгы ике атнада гына да республиканың 15 районында яшәүче кешедән 441 мөрәҗәгать кабул ителгән. Мөрәҗәгатьләр көн саен карала.
27 июньдә 2026 елда төзекләндереләчәк өстенлекле территорияләрне сайлау өчен онлайн-тавыш бирүгә йомгак ясалды. Анда Татарстанның 13 районыннан 200 меңгә якын кеше катнашты. Нәтиҗәләр сайтта урнаштырылды. Шунда ук ишегалларының һәм планлаштырылган эшләрнең интерактив картасы белән дә танышырга мөмкин.
Тавыш бирү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында үткәрелде. Төзекләндерү проектлары республиканың шәһәр һәм районнарында яшәүче халыкның тәкъдимнәрен исәпкә алып әзерләнде. Эшләрне төзелеш сезоны азагына кадәр төгәлләргә планлаштыралар.
«Безнең ишегалды» программасы 2020 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы нигезендә эшли башлады. Бу вакыт дәвамында Татарстанда 5174 ишегалды территориясе төзекләндерелде. Быел төбәкнең 16 муниципаль берәмлегендә тагын 678 йорт тәртипкә китереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз