news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 206 объектта эшләр тулысынча төгәлләнгән

Татарстанда «Безнең ишегалды» президент программасы буенча 206 территориядә эшләр тулысынча төгәлләнгән. Казандагы, Чаллыдагы, Әлмәттәге һәм Баулы районындагы ишегалларын төзекләндергәннәр.

«Бүген Татарстан буенча ишегалларында юл эшләре уртача 51 процентка башкарылган. Хәзерге вакытта без республикадагы 627 ишегалдында эш алып барабыз, 206 ишегалдында юл эшләре төгәлләнде инде. Җиһазларга килгәндә, алар программа буенча сатып алуларның гомуми күләменнән 12 процентка урнаштырылды. Казанда, Чаллыда, Баулы һәм Әлмәт районнарында төзекләндерү эшләре тулысынча төгәлләнгән ишегаллары бар. Мәсәлән, Әлмәттә бу Нефтяниклар урамы, 37 йорт ишегалды», - дип сөйләделәр «Татар-информ»га «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» Фондында.

Быел фонд белгечләре программа буенча төзекләндерелеп беткән беренче ишегалдын ачуга игътибар юнәлтергә уйламый. Әмма, үзенчәлекле проект чишелешләре һәм үзенең «фишкасы» булган ишегалдын ачу тантанасы булырга мөмкин.

Татарстанда ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны 2019 елда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ите. Программа гамәлдә булган чорда Татарстанда 7 меңгә якын ишегалды төзекләндерелергә тиеш. Болар республикада 2014 елга кадәр төзелгән күп катлы йортлар янындагы территорияләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100