Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы 86 процентка үтәлгән
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрнең 86 проценты башкарылган. Проектны гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары Арина Петрова сөйләде. Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Төзекләндерү темплары узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән югарырак. Юл картасы нигезендә, программа буенча төп эшләр 30 августка тәмамланырга тиеш. Казанда Галактионов һәм Некрасов урамнарындагы ике ишегалды искәрмә булып тора – аларны 10 сентябрьгә кадәр әзерләргә планлаштыралар.
Хәзер 131 ишегалдында юл эшләре дәвам итә, тагын 422 ишегалдында аларны төгәлләгәннәр инде. Бу планлаштырылган күләмнең 93 проценты. Соңгы ике атнада күрсәткеч 8 процентка арткан. Эшләр әлегә Казанның алты һәм Яр Чаллыдагы бер ишегалдында башланмаган. График буенча, аларга 10 һәм 17 августта керешәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз