Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы 53 процентка үтәлгән
Татарстанда «Безнең ишегалды» республика программасы 53 процентка үтәлгән. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова хәбәр итте.
Киңәшмә республика Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә узды, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.
Бүгенге көнгә булган мәгълүматлар нигезендә, юл эшләре 62 процентка үтәлгән. 221 ишегалдында төзекләндерү эшләре тәмамланган, тагын 173 ишегалды территориясендә эшләр дәвам итә.
Тышкы яктырту системасын монтажлау һәм модернизацияләү 223 ишегалдында төгәлләнгән, тагын 183 ишегалдында эшләр бара. Бу юнәлештәге эшләрнең үтәлеше 64 процент тәшкил итә.
Республика складларына ишегалларын төзекләндерү өчен кирәкле җиһазларның 93 проценты китерелгән. Калган 7 процентын 24 июльгә кадәр кайтарып бетерү планлаштырыла. Барлык подрядчы оешмалар җиһазларны урнаштыру эшләренә керешкән. Монтажлау эшләре 32 процентка төгәлләнгән.
Программа кысаларында барлыгы 4 мең 437 төрле җиһаз урнаштырылган. Эшләр 127 ишегалдында алып барыла. 100 ишегалды территориясендә эшләр инде төгәлләнгән.
Бу елга планлаштырылган барлык эшләрне Зәй, Алабуга һәм Биектау районнарында тулысынча төгәлләгәннәр. Якын арада анда төзекләндерелгән ишегалларын кабул итү процессы башланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз