news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы 28 процентка гамәлгә ашырылган

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Хәзерге вакытта республикада ишегалларын төзекләндерү буенча эшләрнең уртача дәрәҗәсе 28 процент тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә фикер алыштылар, аны видеоэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова хәбәр иткәнчә, быел эшләр төгәлләнәчәк беренче район Зәй муниципаль районы булачак.

«Быел программаны төгәлләүче беренче район – Зәй, яктыртуны тоташтыру һәм бер спорт комплексын урнаштыру кала. Якын арада төзекләндерелгән ишегалды территорияләрен кабул итү булачак, һәм программа гамәлдә булган вакыт эчендә беренче тапкыр ул шундый иртә срокларда узачак», – диде Арина Петрова.

28 майга булган мәгълүматларга караганда, программа кысаларында юл эшләре 38 процентка башкарылган, шул ук вакытта соңгы ике атнада күрсәткеч 15 процентка арткан. 200 ишегалдында эшләр алып барыла, шуларның 81ендә эшләр төгәлләнгән.

Аерым билгеләп үтелгәнчә, барлык муниципаль берәмлекләрдә тышкы яктырту эшләре дәвам итә: алар 202 ишегалдында алып барыла, 110ында төгәлләнгән. Бу юнәлеш буенча башкарылуның гомуми дәрәҗәсе 38 процент тәшкил итә, ике атна эчендә динамика – 15 процент.

news_right_1
news_right_2
news_bot