news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Безнең ишегалды» кысаларында планлаштырылган эшләр 40 процентка үтәлгән

Татарстанда «Безнең ишегалды» кысаларында планлаштырылган эшләр 40 процентка үтәлгән
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Татарстанда төзелеш сезоны башланганнан бирле «Безнең ишегалды» программасы кысаларында башкарылган төзекләндерү эшләре 40 процентка төгәлләнгән. Бу хакта традицион республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институтлары» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Хәзерге динамика сакланган очракта, планлаштырылган эшләр билгеләнгән вакытка — Татарстан Республикасы көненә төгәлләнәчәк», — дип ассызыклады докладчы.

«Главтатдортранс» мәгълүматларына караганда, 10 июньгә юл эшләренең үтәлеше 48 процент тәшкил иткән. Ике атнада динамика 10 процент булган. Юл эшләре 182 ишегалдында алып барыла. 148 ишегалдында эшләр инде төгәлләнгән.

Петрова билгеләп үткәнчә, узган атнада Татарстанның Зәй районында беренче төзекләндерелгән ишегалды территорияләре кабул ителгән. Киләсе атнадан юл эшләре, яктырткычлар һәм җиһазларны кабул итү эшләре башланачак, аннан соң документлар заказчыга тапшырылачак, ә төзекләндерү нәтиҗәләре халыкка тәкъдим ителәчәк. Зәй районы «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруны төгәлләде, дип аңлатты спикер.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда быел барлыгы 11 районда, шулай ук Казан һәм Чаллыда 10 млрд сумга 560 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла. 2027 елда калган 243 ишегалдын яңарту күздә тотыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot