news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Безнең яңа укытучы” грантына конкурс игълан ителде

Документларны 2 сентябрьдән 5 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

(Казан, 22 август, "Татар-информ"). Татарстанда югары белем бирү мәгариф оешмаларын, педагогик көллиятләрнең иң яхшы чыгарылыш студентларын, яшь аспирантлар һәм фән кандидатларны гомуми белем бирү оешмасына җәлеп итү өчен "Безнең яңа укытучы" бәйгесе игълан ителә. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйге Татарстан Министрлар Кабинетының «Мәгариф өлкәсендә грантлар турында» 2019 елның 8 августындагы 648 номерлы карары, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 елның 27 маендагы "Безнең яңа укытучы”гранты турында" 1033/16 номерлы боерыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгының 14.08.2019 №1132/19 "Безнең яңа укытучы" гранты турында” карары нигезендә нигезендә сайлап алу конкурсы игълан ителә.

Документлар 2019 елның 2 сентябреннән 5 сентябренә кадәр кабул ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100