news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Безнең Җиңү” видеороликлар конкурсы старт алды

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, республикада тагын бик күп акцияләр, чаралар уздырыла

 (Казан, 4 март, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан республика яшьләре арасында уздырыла торган чаралар турында сүз булды. Очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр җәмәгать палатасы рәисе Тимур Камалетдинов, “ТР Иҗади яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Валентин Шихобалов һәм “ТР Үзиреклелек үсеше үзәге” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Анна Синеглазова катнашты.

Рөстәм Гарифуллин сүзләренчә, Татарстан яшьләре  “Безнең уртак җиңүебез” федераль проектында бик теләп катнашкан. Аның кысаларында проектның www.41-45.su тарихи видеоархив сайтында республика яшьләренең Бөек Ватан сугышы ветераннары белән оештырылган 200ләп видеоролик рәвешендәге интервьюлары урнаштырылган. Министр урынбасары билгеләп узганча, быел яшьләрнең “Созвездие – Йолдызлык” XV ачык республика эстрада сәнгате телевизион фестивалендә 2 меңләп номер Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланачак. Аларда 18 мең тирәсе сәләтле бала чыгыш ясар дип көтелә. Рөстәм Гарифуллин шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитетының Яшьләр эшләре комитеты тарафыннан оештырылачак акция турында да әйтеп узды. Җиңү көненә 70 көн кала, яшьләр Бөек Ватан сугышының 70 кызыклы факты турында сөйләячәк.

Тимур Камалетдинов “Шигырьләрдә сугыш” (“Война в стихах”) проекты хакында әйтеп узды. “Аның кысаларында актив яшьләр сугыш, Җиңүгә багышланган шигырьләрне өйрәнеп, видеога яздыра, һәм көн саен 1 ролик “ВКонтакте” сайтындагы “Война в стихах” төркеменә (http://vk.com/club85038994) урнаштырыла”, – дип сөйләде чыгыш ясаучы. Шул рәвешле, 70 шигъри видеоролик төшермәкчеләр. Аның 70нчесе, Җиңү көненә багышланачак һәм интернет челтәренә 8 майда эленәчәк.

Быел шулай ук, традицион рәвештә, “Хәтер аллеясы” акциясе дә үткәреләчәк. Казанда ул 4 май көнне Җиңү паркында уздырылыр дип планлаштырыла. Бу көнне һәр теләгән кеше Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә багышлап алмагач утырта алачак. Акция республиканың башка шәһәрләрендә дә, аерым алганда, Алабугада, Яр Чаллыда, үткәреләчәк, диде Тимур Камалетдинов.

Валентин Шихобалов исә республикада бүген старт алган “Безнең Җиңү” видеороликлар конкурсы турында тәфсилләп сөйләде. Аның сүзләренә караганда, конкурс Татарстан яшьләрендә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә юнәлтелә. Видеоязмалар төп 4 номинациядә кабул ителә: “Ветераннарга мөрәҗәгать”, “Хәтер хроникасы”, “Сугышсыз җиһан” һәм “Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән интервью”. Конкурста 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге затлар катнаша ала. Видеороликлар 1-5 минутлык булырга тиеш. Аларның нинди җайланма ярдәмендә төшерелүе мөһим түгел, чөнки эшләр, нигездә, иҗадилыгы, эчтәлеге, сюжет кызыклылыгы ягыннан бәяләнәчәк. Материаллар 15 апрельгә кадәр akmolrt@gmail.com адресы буенча кабул ителә. Катнашучыларга сертификатлар, җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Иң яхшы роликлар балаларның җәйге лагерьларында күрсәтеләчәк.

“Иҗади яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы президенты “Кадрлар резервы” проекты катнашучылары тарафыннан да социаль акцияләр уздырылуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, планга шундый 133 чара кертелгән. Акцияләрнең 49ы республика мәктәпләрендә, 31е яшүсмерләр клубында, 28е югары уку йортларында, 13е башкала урамнарында, 8е Универсиада авылында һәм 3се “Мир” кинотеатрында уздырыла, дип сөйләде Валентин Шихобалов. Әлеге чаралар кысаларында ветераннар белән очрашулар, кино күрсәтүләр, викториналар, төрле темага багышланган остаханәләр, флэш-моблар оештырыла. Хәзерге вакытта 133 акциянең 32се үткәрелгән инде. Аларда 4,5 меңләп кеше катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100