news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Без бергәләп хоспис төзибез” марафоны старт ала

Марафон 12 июньнән 30 августка кадәр хосписның икенче чираты төзелешенә ярдәм йөзеннән үтә.

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда 12 июньдә “Без бергәләп хоспис төзибез” хәйрия марафоны старт ала. Анда зурлар өчен 100 урынлык хоспис төзелешенә акча җыелачак, дип җиткерә Казан хосписы матбугат сәркатибе.

“Зурлар өчен 18 урынлык хоспис бүлеге ачылганнан соң ук, бу урыннарның аз икәнлеген аңладык. Биредә яхшы тәрбия, кайгыртучанлык күреп, хәзер стационарга зур чират тезелде. Без хосписны киңәйтергә дигән карарга килдек”, – дип сөйли Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов.

Марафон кысаларында хәйрия ярминкәләре, концертлар, җәмәгать акцияләре, флешмоблар узачак. “Без бергәләп хоспис төзибез” марафоны 30 августта, Республика көнендә төгәлләнәчәк, ул гала-концерт белән ачык һавада узачак. Барлык артистлар бу көнне түләсез эшләячәк, керү ирекле булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100