news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «беспилотниклар куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды

Татарстан территориясендә «беспилотниклар куркынычы» режимын гамәлдән чыгардылар. Мәгълүмат Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми порталында чыкты.

Искәртеп үтик, әлеге режим бүген иртән 4:47 сәгатьтә игълан ителде. Соңрак Росавиация Казан аэропортында вакытлыча чикләүләр кертү турында хәбәр итте. Һава аланы вакытлыча куркынычсызлык максатларында рейсларны кабул итмәде һәм җибәрмәде.

Чикләүләр гамәлдә булган чорда Татарстан башкаласына рейс ясаган алты самолет запас аэродромнарга «китте». Транспорт прокуратурасы Казан аэропортындагы тоткарлыклар белән бәйле вәзгыятьне контрольгә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot