Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда берьюлы өч бала туган очракта гаиләләргә түләүләрне арттырдылар
Татарстанда бер үк вакытта өч һәм аннан да күбрәк бала туган очракта гаиләләргә түләүләр арттырылачак. ТР Рәисенең тиешле указы республика җитәкчесе порталында бастырылган.
Документ нигезендә, берьюлы өч һәм аннан да күбрәк бала туганда, бер тапкыр бирелә торган пособие хәзер гаиләгә 100 мең сум тәшкил итә. Элегрәк түләү һәр балага 10 мең сум тәшкил иткән, ягъни өч бала туганда, гаилә 30 мең сум алган.
Шулай ук бер үк вакытта яшь ярымга кадәрге өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә айлык пособие күләме үзгәртелде. Хәзер ул Татарстанда һәр балага түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү датасына билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләмен тәшкил итә. Элек пособие һәр балага 1 мең сум тәшкил иткән.
Бер мәртәбә бирелә торган һәм айлык пособиеләр гаиләнең федераль һәм республика норматив актларында каралган башка социаль ярдәм чараларына хокукына бәйсез рәвештә түләнә.
Айлык түләү күләме балалар өчен яшәү минимумы күләме үзгәргән айдан гариза бирмичә генә яңадан исәпләнәчәк. Яңадан санаганнан соң пособие шулай ук белдерелмичә биреләчәк.
Указ 2026 елның 8 сентябрендә имзаланган һәм 2026 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз