news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда берьюлы өч балалар бакчасы “Сандугач” исемен сайлаган

Татьяна Ларионова яңа балалар бакчасы атамаларында креативлык булмауны тәнкыйтьләде.

Татарстанда берьюлы өч балалар бакчасы “Сандугач” исемен сайлаган
Рамиль Гали

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). “Демография” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда төзелә торган балалар бакчалары мөдирләре мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына атама сайлаганда креатив булырга тиеш. Бу хакта  “Бердәм Россия” партиясенең Татарстанда илкүләм проектлар үтәлешен контрольдә тоту төркеме очрашуында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова әйтте.

“29 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында берьюлы ачылачак өч бакча да “Сандугач” исемен сайлаган, - диде Ларионова. – Казанда татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган бакчаның “Чемпион” исеме йөртүе миңа аңлашылмый”.

Перспективалы атамаларны бергәләп сайлау өчен ата-аналарны, балаларны һәм җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә кирәк, дип саный Татьяна Ларионова. Балалар бакчаларының юнәлешенә һәм өстенлекләренә туры килә торган атамалар сайларга кирәк, диде спикер.

Быел “Демография” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда барлыгы 29 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы ачу планлаштырыла. Балалар бакчаларындагы урыннарның яртысы ясле яшендә балаларга тәгаенләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100