news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда берничә торак пункт су баскан килеш кала

Кичә Борындык авылындагы су баскан йортлардан биш кешене коткарганнар.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда берничә торак пункт һаман су эчендә утыра, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Апас районында Чирү авылына илтә торган юлны су баскан.

Буа районында ике күпер су астында калган. Кыят торак пункты янында ташу суының биеклеге 210 сантиметр, Кильдураз авылы тирәсендә 275 сантиметр тәшкил итә. Ике күпердә дә хәрәкәт ябылган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы кичә Борындык авылында 5 кеше коткарылган дип хәбәр иткән иде. Өч торак йортны һәм 27 бакча яны кишәрлеген су баскан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot