news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда берничә көнгә җылы һава торышы урнашты

Республикада 21, 22 һәм 23 майда көндез җылы һава торышы хакимлек итәчәк.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Татарстанда җылы һава торышы урнашты. Республикада 21, 22 һәм 23 майда көндез җылы һава торышы хакимлек итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген, 21 майда, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез +12..+17, төнлә 0..+5 градус җылы булачак. Төнлә туфракта урыны белән -1 градуска кадәр кырау көтелә.

Чәршәмбе көнне, 22 майда, республиканың көнбатыш районнарына җылы атмосфера фронты килә, яңгыр явачак, һава температурасы көндез +13..+18, төнлә +2..+7 градус тәшкил итәчәк. Көнчыгышта төнлә туфракта урыны белән -1 градуска кадәр кырау көтелә.

Пәнҗешәмбе көнне, 23 майда, Татарстан кыска вакытка көнбатыш циклонның җылы секторында урнаша. Яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге көчәя. Һава температурасы көндез +17..+22, төнлә +7..+12 градус тәшкил итәчәк.

24 майда явым-төшемнәр туктый һәм янә салкынайта.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot