news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда берничә машина катнашында авариядә 26 яшьлек кыз һәлак булган

Татарстанда берничә машина катнашында авариядә 26 яшьлек кыз һәлак булган
Фото: Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

Татарстанның Зәй районында массакүләм юл-транспорт һәлакәте булган. Авариядә 26 яшьлек кыз һәлак булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Авария бүген Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасының 42 нче километрында булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, BMW автомобиле йөртүчесе тыелган зонада каршы як полосага чыккан. Шуның аркасында чит ил маркалы машина «КамАЗ» белән бәрелешкән, шуннан соң йөк машинасы артыннан хәрәкәт иткән Toyota RAV4 һәм Toyota Land Cruiser автомобильләренә барып бәрелгән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә BMW пассажиры һәлак булган, ә машина йөртүче һәм аның 7 яшьлек пассажиры җәрәхәтләр алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot