news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда берничә ел мунчада яшәгән күп балалы гаиләгә йорт төзергә ярдәм иткәннәр

Татарстанда берничә ел мунчада яшәгән күп балалы гаиләгә йорт төзергә ярдәм иткәннәр
Фото: © ТР Меделеевск районы матбугат хезмәте

Менделеевск районында берничә ел мунчада яшәгән күп балалы гаиләгә район хакимияте үз йортларын төзеп бетерергә ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляевка ярдәм сорап Курихиннар гаиләсе мөрәҗәгать иткән. Әлеге гаиләдә биш бала тәрбияләнә, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала да бар.

Фото: © ТР Меделеевск районы матбугат хезмәте

«Без Менделеевск районы шәһәр Советы депутатын гаиләгә беркетү турында карар кабул иттек. Безгә катлаулы тормыш хәлендә калган гаиләнең даими күзәтүдә булуы мөһим. Курихиннар гаиләсенә төзелеш материаллары бирелде», - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Депутат-куратор төзелеш материаллары сатып алган һәм гаиләгә биргән. Шулай ук бораулау эшләрен башкарырга һәм транспорт чыгымнарын капларга ярдәм ителгән. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, район хакимияте катнашында йортка газ уздырганнар.

Фото: © ТР Меделеевск районы матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot