news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бермандатлы округларда сайлауларның соңгы нәтиҗәләре билгеле

Татарстан сайлаучыларының 78,79 проценты тавыш биргән.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Үзәк сайлау комиссиясендә РФ Дәүләт Думасына VII чакырылыш депутатларын сайлауларның ахыргы нәтиҗәләрен чыгардылар, дип хәбәр итә ТР ҮСК матбугат хезмәте.

Татарстанда узган сайлауларда 2 млн 277 мең 696 кеше катнашты. Бу гомуми саннан 78,79 процент дигән сүз. Исегезгә төшерәбез,: барлыгы сайлау исемлегендә 2 млн 890 мең 945 кеше теркәлгән иде.

Шулай ук Татарстанда бермандатлы округларда сайлауларның соңгы нәтиҗәләре билгеле булды. 26 нчы Идел буе бермандатлы округында тавышлар түбәндәгечә җыелды: Фатих Сибагатуллин («Бердәм Россия») – 70,74 процент (248 мең 549 сайлаучы тавышы), Рушания Бильгильдеева («Гадел Россия») – 8,85 процент (31 мең 99 тавыш), Виктор Пешков (КПРФ) – 7,19 процент (25 мең 277), Ленар Габдуллин (ЛДПР) – 3,81 процент (13 мең 397), Евгений Бородин («Родина») – 3,14 процент (11 мең 42), Дмитрий Новиков («Россия коммунистлары») – 2,83 процент (9 мең 960), Илья Новиков («ПАРНАС») – 2,49 процент (8 мең 746 сайлаучы тавышы).

27нче бермандатлы сайлау округында Илдар Гыйльметдинов (« Бердәм Россия») - 74,75 процент (31 мең 963), Хафиз Миргалимов (КПРФ) – 11,81 процент (49 мең 286), Рөстәм Рамазанов («Гадел Россия») – 3,91 процент (16 мең 324), Андрей Кудряшов (ЛДПР) – 3,79 процент (15 мең 816), Дмитрий Карымов («Россия коммунистлары») – 2,09 процент (8 мең 710), Людмила Кукоба («Родина») – 1,46 процент (6 мең 108), Марсель Шәмсетдинов («ПАРНАС») – 1,34 процент (5 мең 607) сайлаучы тавышын алган.

28нче Түбән Кама бермандатлы сайлау округыннан Айрат Хәйруллин (« Бердәм Россия») 86,19 процент (353 мең 675 ), Альберт Яһүдин (КПРФ) – 4,73 процент (19 мең 401), Дамир Вилданов («Гадел Россия») – 3,12 процент (12 мең 799), Анна Артемьева (ЛДПР) – 1,96 процент (8 мең 54), Евгений Иосипов («Россия коммунистлары») – 1,27 процент (5 мең 213), Ринат Закиров ( үз-үзен күрсәтүче) – 1,17 процент (4 мең 805), Андрей Лукин («ПАРНАС») – 1,13 процент (4 мең 630) сайлаучы тавышын җыйган.

29нчы Яр Чаллы бермандатлы сайлау округында тавышлар түбәндәгечә бүленгән : Әлфия Когогина («Бердәм Россия») – 76,05 процент (316 мең 91), Татьяна Гурьева («Россия коммунистлары») – 9,63 процент (40 мең 30), Мансур Гарифуллин (КПРФ) – 3,74 процент (15 мең 532), Рамил Абдулов («Гадел Россия») – 3,32 процент (13 мең 795), Рафаэль Бәйрәмов (ЛДПР) – 2,92 процента (12 мең 29), Рафаил Нуретдинов («Родина») – 2,03 процент (8 мең 441), Рузил Мингалимов («ПАРНАС») – 1,74 процент (7 мең 240).

30нчы Әлмәт бермандатлы сайлау округыннан Ринат Хәйров («Бердәм Россия») - 79,19 процент (307 мең 16), Александр Агафонов (КПРФ) – 7,51 процент (29 мең 121), Валерий Алейников (ЛДПР) – 3,24 процент (12 мең 563), Эдуард Мөхәмәтшин («Россия коммунистлары») – 2,74 процент (10 мең 635), Зәкәрия Минһаҗев («Гадел Россия») – 2,66 процент (10 мең 306), Марат Корбанов («Яблоко») – 2,55 процент (9мең 881), Айрат Хәнипов («Родина») – 1,49 процент (5 мең 759) тавыш җыя алган.

31нче Үзәк бермандатлы сайлау округыннан Иршат Минкинга («Бердәм Россия») - 63,95 процент (180 мең 244), Артем Прокофьевка (КПРФ) – 10,86 процент (30 мең. 597), Альфред Вәлиевкә («Россия коммунистлары») – 6,15 процент (17 мең 336), Айгөл Фәйзуллинага («Гадел Россия») – 5,67 процент (15 мең 991), Марсель Габдрахмановка (ЛДПР) – 5,36 процент (15 мең 108), Руслан Зиннәтуллинга («Яблоко») – 3,3 процент (9 мең 305), Максим Кротовка («Родина») – 3,21 процент (9 мең 37) тавыш бирелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100