news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда "Бермәнчек бакчасы" керәшен православие мәдәнияте фестиваленә әзерләнәләр

Фестивальнең төп максаты - балалар һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүдә катнашу

 (Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). 10 сентябрьдә Свияжск тарихи-мәдәни тыюлыгында «Бермәнчек бакчасы» I Республика керәшеннәр православие мәдәнияте фестивале узачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына этномузыка белгече, фольклорчы Геннадий Макаров сөйләде.

«Бермәнчек бакчасы» I Республика керәшеннәр православие мәдәнияте фестивален Татарстан Мәдәният министрлыгы, республика иҗтимагый керәшеннәр оешмасы ярдәмендә "Бермәнчек" Татарстан керәшеннәр фольклор ансамбле үткәрә.

Геннадий Макаров билгеләп узганча, фестивальнең төп максаты - балалар һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүдә катнашу, аларны музыка-шигъри кыйммәткә, дини һәм этник сәнгатьтә, декоратив-ясалма иҗатка, шулай ук Татарстан Республикасы керәшеннәрнең чиркәү, шигърият, тел традицияләрен саклауга һәм үстерүгә җәлеп итү.

Фестиваль программасына үзешчән сәнгать ансамбльләре, православие темасына шигырьләр-җырлар конкурсы, кул эшләре күргәзмәсе кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100