news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда беркетмәләрнең 88 проценты эшкәртелгән: "Бердәм Россия" алда бара

Беренчел мәгълүматлар буенча, Татарстанда 2 млн. 229 мең кеше тавыш биргән

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген сәгать иртәнге 4 кә бишенче чакрылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда электрон беркетмәләрнең 88 проценты эшкәртелгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, сайлаучыларның кандидатлар исемлеге өчен бирелгән тавышлары түбәндәгечә бүленгән: "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге - 86,27 процент, КПРФның Татарстан төбәк бүлеге - 4,99, "Россия коммунистлары" комунистлар партиясенең Татарстан төбәк бүлеге - 2,26, ЛДПРның Татарстан төбәк бүлеге - 2,17, "Родная партия Республики Татарстан" - 0,48, "Родина"  партиясенең Татарстан төбәк бүлеге - 0,38 процент, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе.

Искәртеп узабыз: беренчел мәгълүматлар буенча, Татарстанда 2 млн. 229 мең кеше тавыш биргән, бу сайлаучыларның гомум санының 77,2 процентын тәшкил итә. Казан сайлаучыларының 65,4 проценты, Чаллының 77, Түбән Каманың 64,2 проценты сайлауга килгән.            

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100