news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда беренчеләрдән булып Әтнә районы көзге культуралар чәчүне төгәлләде

Республикада көзге чәчү 404 мең гектар мәйданда башкарылган, бу фаразның 75 процентын тәшкил итә.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Әтнә районы республикада беренчеләрдән булып көзге культуралар чәчүне тәмамлады. Бу хакта «Татар-информ»га муниципалитетның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хәбәр иттеләр.

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район хуҗалыкларында 7,7 мең гектар мәйданда көзге чәчү үткәрелгән.

«Районда көзге арыш – 6,7 мең гектар, көзге бодай – 1 мең гектарда чәчелгән, фаразланган күрсәткеч 100 процентка үтәлгән», - диде районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Марсель Гарипов. Ул шулай ук якын көннәрдә бөртекле культураларны урып-җыю да тәмамланачак, диде.

«Бүгенге көндә алар 15,9 мең гектардан суктырылган, ягъни урып-җыю мәйданнарының 86 процентында. 50,9 мең тонна ашлык суктырылган. Уңдырышлылык – гектарыннан 32 центнер, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 1,8 гектар центнерга артыграк», - дип сөйләде Гарипов.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр итүләренчә, республика буенча тулаем 541,3 мең гектарда көзге культуралар чәчү планлаштырыла.

«5 сентябрьгә көзге чәчү 404 мең гектар мәйданда башкарылган, бу фаразның 75 процентын тәшкил итә. Көзге бодай - 285,7 мең гектарда, арыш - 113,4 мең гектарда», - дип аңлатты Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренә караганда, көзге чәчү Питрәч, Зәй, Теләче районнарында тәмамлануга таба бара. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100