news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда беренчел медицина-санитария ярдәме объектларын модернизацияләү программасы тәмамланды

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы социаль юнәлештә 32 программа өчен җавап бирә

 (Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). 11 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда беренчел медицина-санитария ярдәм объектларын модернизацияләү программасы тулысынча тәмамланды. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.

Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә, шулай ук, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды генераль директоры Константин Цицин һ.б. катнашты.

Ирек Фәйзуллин, шулай ук участок ветеринария пунктлары, районнарда универсаль спорт мәйданчыклары, полициянең участок вәкилләре өчен хезмәти торак төзелеше программалары тәмамлануы турында да белдерде. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы социаль юнәлештә 32 программа өчен җавап бирә, дип искәртте ведомство башлыгы. Аның әйтүенчә, торак төзелеше һәм торак йортларда капиталь төзекләндерү (шул исәптән социаль категория гражданнары өчен), сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният объектлары төзелеше һәм төзекләндерү алып барыла.

Киңәшмәдә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, ТР транспорт һәм юл төзелеше министры Ленар Сафин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot