news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда беренче яртыеллыкта товарлар һәм хезмәтләр күләме 1,3 трлн сумга кадәр арткан

Төяп җибәрелгән товарлар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләменең 68,6 проценты дүрт эшчәнлек төренә туры килә.

Татарстанда беренче яртыеллыкта товарлар һәм хезмәтләр күләме 1,3 трлн сумга кадәр арткан
Михаил Захаров/архив

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2018 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча төяп җибәрелгән товарлар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 300 миллиард сумга артып, 1,3 триллион сумга җиткән. Бу хакта  ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә.

Узган алты ай нәтиҗәләре буенча төяп җибәрелгән товарлар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләменең 68,6 проценты дүрт эшчәнлек төренә туры килә.

«Файдалы казылмалар табу – 24,8 процент, кокс һәм нефть продуктлары җитештерү – 22,3 процент,  химия продуктлары эшләп чыгару – 12,1 процент, автотранспорт чаралары, тагылмалар җитештерү – 9,4 процент», - дип искәрттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

  • 2018 елның алты аенда Татарстанда 17,7 миллион тонна нефть чыгарылган, 25 меңнән артык йөк машинасы һәм 14 меңнән артык җиңел автомобиль, 7,6 миллион данә шин һәм 350 мең тоннадан артык синтетик каучук җитештерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100