news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда беренче “Тукай маршруты” үтте

Кичә шагыйребез Габдулла Тукайның туган җирләрендә I халыкара туристик маршрут булып узды

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”). Кичә шагыйребез Габдулла Тукайның туган җирләрендә I халыкара туристик маршрут булып узды. Маршрутны оештыручы – “Г.Тукайның мирасын саклау һәм үстерү фонды” һәм аның президенты – Габдулла Тукайның дүртенче буын туганы Риман Солтан улы Гыйлемханов. Әлеге чараны үткәрүдә Бөтендөнья татар конгрессы да ярдәм итте.
“Тукай фонды”ннан килгән хәбәргә караганда, фонд быелның җәендә оешты. Аның президенты – Арча районы Субаш аты авылыннан Риман Гыйлемханов “Ватаным Татарстан” гәзитендә хәбәрче. Тукай туганы булуы турында ул әнисе Дания Гыйлемхановадан белде.
Фонд оештырган маршрут биш тукталыштан торды. Кытай, Үзбәкстан, Казахстан илләреннән, Татарстаннан студентлар вәкиллеге, Белоруссиядән килгән кунаклар башта Әтнә районы Кормыргуҗа мәктәбендәге Ш.Мәрҗани музеенда булдылар. Әтнә районыннан сәяхәт Г.Тукайның Кушлавычтагы музей-йортында дәвам итте. Биредә яшьләр Тукай заманыннан калган агач йортны һәм келәтне карады.
Аннан соң сәфәр кылучылар Арчаның өлкәннәр йортына кереп, гомер көзләрендә яшәүче абый-апаларны Яңа ел белән котладылар. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары – Рамил һәм Равил Хәбибуллиннар (Үзбәкстан), Рифкать Фәхретдинов (Кытай), Илмир Ямалов, “Җомга көн” этнографик-фольклор ансамбле алар өчен махсус концерт-тамаша күрсәтте.
“Тукай маршруты”ның соңгы туристик станциясе – Кытай мемориаль комплексы булды. Тукай рухы күңелләрен кузгаткан яшьләр юл буе тәэсирләре белән уртаклашып кайттылар. Киләчәктә “Тукай фонды” Россия, Татарстан, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче татарлар өчен төрле юнәлештәге халыкара туристик маршрутлар үткәрергә җыена.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100