news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда беренче татар блогерларының блог-туры башланды

Бүген Ринат Галиәхмәтов һәм Илназ Габидуллин Лениногорскида булды.

(Казан, 13 август, “Татар-информ”). Бүген Ринат Галиәхмәтов һәм Илназ Габидуллин Лениногорскида булды. Алар белән очрашырга теләге булганнар шәһәр үзәк ЗАГСына (zags_leninogorsk) 14 сәгать 30 минутта килде.

Татар блогерлары Ринат Галиәхмәтов һәм Илназ Габидуллин социаль челтәрдә ничек популяр булу серләрен сөйләде һәм #бикяхшы фотоконкурсына анонс бирде.

Татар блогерларының республика блог-турының якынча графигы түбәндәгечә булачак:

  • Әлмәттә - 14 августта, 14 сәгатьтә “Кванториум” балалар технопаркында;
  • 15 августта – Чистайда;
  • 16 августта - Лаешта;
  • 17 августта - Кукмарада;
  • 18 августта - Арчада;
  • 19 августта - Мамадышта;
  • 20 августта Чаллыда булачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100