news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда беренче тапкыр «Яшь татар лидеры мәктәбе» эше оештырылачак

Шул рәвешле, Татарстан Россия төбәкләрендә яшәүче татар яшьләрен быел Казанда 19 нчы тапкыр оешкан төстә кабул итәчәк

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Беренче тапкыр буларак, быел 8-12 декабрьдә Казанда «Яшь татар лидеры мәктәбе» эше оештырылачак. Шул рәвешле, Татарстан татар яшьләрен быел Казанда 19 нчы тапкыр оешкан төстә кабул итәчәк.

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгы һәм Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте, Республиканың яшьләр, инновацион һәм профилактикалау программалары үзәге, «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан оештырып үткәрелә торган әлеге чарага Россиянең 30 төбәгеннән 1әр вәкил көтелә, дөрес, әлегә кадәр 25е генә «Яшь татар лидеры мәктәбе» эшендә катнашачагын раслаган. Һәрхәлдә, бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникация чаралары агентлыгында барган матбугат конференциясендә югарыда телгә алынган министрлыкның балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Марина Быкова шулай дип игълан итте. Аның шәрехләвенчә, мондый мәктәп Татарстаннан читтәге татар яшьләре оешмаларында эшләүче җитәкче лидерларны барлау, аларга ярдәм итү, киләчәктә үзләрен күрсәтү һәм үсеш өчен шартлар булдыруны күздә тотып оештырыла.

Башкортстан, Кабарда-Балкария, Коми, Удмуртия, Чувашия, Мордовия, Мари Эл республикаларыннан, Россия шәһәрләреннән 18дән алып 30 яшькә кадәрге татар яшьләре 4 көнгә каралган чара программасы кысаларында лекцияләр тыңлый, гамәли дәресләрдә катнаша, «түгәрәк өстәл» һәм диспутларда фикер алыша, Татарстан башкаласының мәдәни  тормышына күз сала алачак.

Аерым алганда, «Идел» яшьләр үзәге директоры Миләүшә Шәрәпова сүзләренчә, 8 декабрь көнне делегатлар РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе, ТР Яшьләр оешмалары советы идарәсе рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очраша, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Филармониада» Халыкара музыкаль сәнгать фестивале ачылышында катнаша.

9-10сы көннәрендә «Яшьләр һәм балалар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенең хокукый нигезләре», «Фандрайзинг нигезләре», «Грантлар, грант бирүчеләр. Грантка заявкалар әзерләп бирү», «Тайм-менеджмент», «Социаль проектлау», «Эшлекле әңгәмәләшү культурасы», «Ораторлык осталыгы. Халык алдында чыгыш ясау нигезләре» ТРда үткәрелгән социологик тикшеренү материалларына таянып «Социологик анализ объекты буларак яшьләр» темаларына КДТУ (КАИ) галимәсе, яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Республиканың яшьләр, инновацион һәм профилактикалау программалары үзәге белгече лекция укый, соңыннан Казан кунаклары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Кыю кызлар» спектаклен тамаша кыла.

«Яшь татар лидеры мәктәбе» эшенең эшлекле саналган соңгы көнендә, ягъни 11ендә КДТУ (КАИ) галимнәре һәм А.Алиш исемендәге Балалар иҗаты сарае методисты «Лидерлык сыйфатлары формалаштыру методикасы», «Шәхесара аралашу психологиясе һәм конфликтология нигезләре» темаларына лекцияләр, «Низаглар белән идарә итү» темасына эшлекле уен үткәрә. Шулай ук республика телерадиокомпаниясенең «Яшь ТНВ» балалар һәм яшьләр программасы редакциясе белән очрашу мөмкинлеге бирелә, «Яшь ТНВ: бүгенгесе һәм киләчәге» турында «түгәрәк өстәл» артында сөйләшү күздә тотыла.

Боларның барысында да катнашканнарга соңыннан курс тәмамлау турында сертификат һәм яшьләр оешмалары белән эшләү буенча методик ярдәмлекләр бирелә.

Казанга «Яшь татар лидеры мәктәбе»нә килгән татар яшьләре «Татарстан» кунакханәсендә яши һәм шундагы ресторанда туклана. Гомумән алганда, Миләүшә Шәрәпова сүзләренчә, әлеге чараның бюджеты - 250 мең сум чамасы, ул ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгы белән Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте хисабына финанслана.  

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100