news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда беренче тапкыр Документаль кино көннәре узачак

Фильмнар Казанның «Мир» кинотеатрында һәм республика районнарында күрсәтелер дип көтелә.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). «Татаркино» Татарстанда Документаль кино көннәре акциясен игълан итүе хакында белдерде.

ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, март башында тамашачылар халыкны борчый торган вакыйгалар, мәдәни күренешләр, шулай ук мәшһүр шәхесләр һәм берләшмәләр турында кино төшергән авторларның иҗат җимешләре белән танышачак.

Фильмнар Казанның «Мир» кинотеатрында һәм республика районнарында күрсәтелер дип көтелә. «Мир» кинотеатрында документаль картиналар – 1-3 мартта, республика районнарында исә 2022 елның беренче яртыеллыгында тәкъдим ителәчәк.

Документаль кино көннәре 1 мартта 18.30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында ачыла. Әлеге уңайдан оештырылучы альманахлар «Яшь документаль кино», «Татарстанның мәшһүр эшлеклеләре», «Сәнгать турында» дигән тематикаларга бүленәчәк.

Бу көннәрдә тамашачылар авторларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала – сеанслардан соң иҗади очрашулар үткәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot