Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда беренче тапкыр чаңгы ярышы буенча Россия кубогы этабы була
Татарстанда ике ел рәттән Зәйдә бөтендөнья кышкы Универсиада уеннарында катнашу өчен кандидат-спортчыларның сайлап алу ярышлары булган иде.
(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). 8-12 гыйнварында «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә (Зәй шәһәре) чаңгы узышлары буенча Россия кубогының өченче этабы була. Мондый дәрәҗәдәге ярыш республикада беренче тапкыр уздырыла. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ярышларда хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында шәхси ярышта, шулай ук ирекле стиль белән спринтта, 10/15 км га классик стиль белән персьютта медальләр уйнатылачак.
Чаңгыда узышу буенча Россия кубогы этаплары спортчылар саны буенча иң күп кеше булып тора һәм Россиягә төрле вакытта дөнья чемпионатларында һәм Олимпия уеннарында медальләр китергән чын йолдызларны ача. Ярышларда катнашу өчен ел саен илнең 42 төбәгеннән 350 дән артык чаңгычы теркәлә. Үз кырларында узышта Татарстан Республикасының кырыктан артык спортчысы катнашачак, диелә хәбәрдә.
Бирегә узган гасырның 70-80 нче елларында дөньякүләм чаңгы спорты легендалары - дүрт тапкыр олимпия чемпионы Николай Зимятов һәм ике тапкыр дөнья кубогы иясе Александр Завьялов, ике тапкыр олимпия чемпионы, Бөгелмә шәһәрендә туып-үскән Ольга Данилова, халыкара класслы СССР спорт мастеры, дөнья кубогының берничә этабы җиңүчесе, СССР һәм РСФСР чемпионы Розалин Бакиев киләчәк.
Шулай ук СССРның һәм Россиянең атказанган тренеры Александр Грушин, Россиянең атказанган тренеры Владимир Голубев һ.б. булыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз