Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда беренче тапкыр бер айда 15 мең тонна кош ите җитештерелгән
Чагыштыру өчен: 1998 елда 20 мең тонна тавык ите җитештерелгән
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстан тарихында беренче тапкыр 2014 елның ноябрендә 15 мең тонна кош ите җитештерелгән, бу узган айга караганда, 116 процент дигән сүз. Чагыштыру өчен: 1998 елда 20 мең тонна тавык ите җитештерелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәррчесенә “Татптицепром” ҖЧҖ генераль директоры Марс Алиев белдерде.
М.Алиев сүзләренә караганда, ТР да тавыклар баш саны 13 миллионга җиткән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 104 процент тәшкил итә.
Агымдагы ел башыннан кулланучыларга 730 млн данә тавык йомыркасы җибәрелгән яки 104 процент. Ноябрьдә 69 млн данә йомырка сатылган, бу - 114 процент.
Тавык йомыркасының төп өлеше “АК Барс” ХК “Кошчылык комплексы” ҖЧҖ Лаеш филиалында җитештерелгән. Бу предприятие ел башыннан 522 млн данә йомырка җитештергән, 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда, 115 процент дигән сүз.
Агымдагы елның 11 аенда 153 мең тонна кош ите җитештерелгән яки 103 процент. Татарстан тарихында ноябрьдә беренче тапкыр 15 мең данә йомырка алынган. Чагыштыру өчен: 1998 елда 20 мең тонна тавык ите җитештерелгән
Бу продукциянең күп өлеше, ягъни 98,5 мең тонна кош ите “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ нә туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз