news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда беренче төркем инвалидлар саны арта, өченче төркем инвалидлык кими

Инвалидлыкка китерә торган беренче сәбәп – онкология авырулары.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда беренче төркем инвалидлыкка тәкъдим ителгән инвалидлар саны арта. Бу хакта “Татар-информ” уздырган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы социаль-медицина экспертизасы баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов әйтте.

“Беренче төркем инвалидлыкка тәкъдим ителгән кешеләр саны арта, ә өченче төркем инвалидлар кими. Шулай ук эшкә яраклы яшьтәге инвалидлар саны да кими бара”, –диде җитәкче.

Ул шулай ук инвалидлыкка китергән авырулар турында да әйтеп узды. 2016 елда беренче урынга онкология авырулары чыккан.

“Элек бу авыру хәтта лидерлар өчлегенә дә керми иде. Ә соңгы 2-3 елда, яман шеш авыруларына дучар булып, инвалидлыкка чыгучылар саны зур тизлектә үсә”, – диде Ригель Низамов.

Аның сүзләренчә, инвалидлык бирелә торган авыруларның икенче урынын кан авырулары алып тора. Өченче баскычта психик авырулар. Белгеч сүзләренчә, бу авыру да берничә ел элек лидерлар рәтендә булмаган.

Инвалидлыкка чыгу буенча иң еш очрый торган авырулар арасында беренче урынны элек кан һәм кан әйләнеше, икенче урынны – сөяк-мускул җәрәхәтләре алып торган.

Ригель Низамов сүзләренчә, соңгы 2-3 елда 18 яшькәчә балалар психик авырулар белән инвалидлыкка чыга. Икенче урында – нерв системасы, өченчедә – молекуляр хромосома бозылу авырулары.

“Элек хромосома үзгәрешләре авырулары беренче урында тора иде. Бәхеткә, балаларны кече яшьтән дәвалау нәтиҗәсендә, әлеге авыру ихтималлыгы берникадәр чигенде”, – диде Низамов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100