news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда беренче сыйныфка илле бер меңгә якын укучы барды

Унҗиде мең кечкенә казанлы бүген беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде.

Татарстанда беренче сыйныфка илле бер меңгә якын укучы барды
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанда 51 меңгә якын укучы беренче сыйныфка барды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада парта артына барлыгы 418 меңнән артык укучы утырды. Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Татарстанда бүген сигез яңа мәктәп ачылуын билгеләп үтте.

  • Казанда 128 меңнән артык укучы бар, бу узган елгыдан 8 меңгә артык. Шуларның 17 меңнән артыгы – беренчеләр. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 70 мең 985 бала шөгыльләнә.
  • Шәһәр мәгариф системасында 17 меңләп педагог, шул исәптән 7466 укытучы эшли. Яңа уку елында 200дән артык яшь белгеч педагог эшчәнлеген башлап җибәрде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100