news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты старт алды

ТРның 42 238 беренче сыйныф укучысы фоторәсемнәр, буяу һәм танып белү текстлары аша дөньяны өйрәнәчәк

  (Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген ТР Мәдәният министрлыгында “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” уникаль республика мәдәни-мәгариф проектын презентацияләделәр, анда 42 238 беренче сыйныф укучысы катнашачак. Балалар үсеш алып, безнең илнең чын гражданнары булырга тиеш, дип саный оештыручылар.

Тәкъдир итү кысаларында матбугат конференциясенә ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина чакырылган иде. Шулай ук журналистларның сорауларына ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, "Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды" коммерцияле булмаган оешманың башкаручы директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Эльвира Сафина һәм “Татармультфильм” студия директоры Азат Ганиев җавап бирде.

“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” республика мәдәни-мәгариф проекты агымдагы уку елы дәвамында гамәлгә куелачак. Проектны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән ТР Мәдәният министрлыгы оештыра. Проектны эшләүче һәм рәсми сайт (культурный дневник.рф, diary-culturе.ru) авторы – “Татармультфильм” берләшмәсе.

Проектның максаты - беренче сыйныф укучыларын мәдәни кыйммәтләр белән таныштыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100