news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда беренче сыйныф балаларына юлда яктылык кайтаручы билгеләр тапшырачаклар

Шәһәр һәм районнарның мәгариф бүлекләре җитәкчеләренә яктылык кайтаручы «STOP» һәм «Сак булыгыз, балалар» билгеләр комплектлар бирделәр.

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Кичә  Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык август киңәшмәсендә шәһәр һәм районнарның мәгариф бүлекләре җитәкчеләренә яктылык кайтаручы «STOP» һәм «Сак булыгыз, балалар» билгеләр комплектлары тапшырылды. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яңа уку елы башланыр алдыннан билгеләр Татарстанның булачак беренче сыйныфка баручы балаларына биреләчәк. Республикада 2018 елда беренче тапкыр мәктәпкә 51 мең бала барачак.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин беренче сыйныфка баручыларга махсус билгеләр ясау инициаторы булды. Билгеләрне рюкзакка һәм өске киемгә ябыштырып була. Бу укучылар хәрәкәтенең куркынычсызлыгын арттырырга ярдәм итәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100