news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда беренче мөселман каналы ачыла

Тәүлек буе ике телдә эшли торган канал Интернетта тапшыруларын быел башларга мөмкин.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Казанда мөселман каналы эшли башлаячак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин хәбәр итте.

“Тест режимында Интернетта тапшырулар алып барыла, - ди Ришат Хәмидуллин. – Мөселман каналын күпләр көтә. Әмма бу катлаулы проект. 2017 елның ахырына тәүлек буе эшли торган канал булачак, дип өметләнәбез. Хәзерге вакытта тапшырулар әзерләнә, кадрлар мәсьәләсе хәл ителә. Яңа елдан соң, кабель челтәренә күчәргә дә исәп тотабыз”.

Исегезгә төшереп узабыз, Казанда мөселман каналын булдыру мәсьәләсе Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтие итеп сайлангач кузгатылган иде. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, тапшырулар ике телдә бер тигез алып барылачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot