news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда беренче һәм икенче категория мәктәпләрен саклауга 457 млн бүлеп биреләчәк

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, өченче категориядәге мәктәпләр буенча мәсьәлә соңрак каралачак.

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда беренче һәм икенче категориядәге мәктәпләрне саклауга республика бюджетыннан 457 млн сум бүлеп биреләчәк.

«Беренче һәм икенче төркем буенча физик саклауга финанслар бүлеп бирү турында карар кабул иттек. Бу шактый зур сан, без бюджет планына акча кертәчәкбез, — диде ул. — Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗига турында әйтми кала алмыйм. Бу безнең ил өчен куркыныч бәла. Шуңа күрә куркынычсызлык мәсьәләсе мөһим».

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, өченче категориядәге мәктәпләр буенча мәсьәлә соңрак каралачак. «Әлегә мөмкинлекләр юк. Монда да таләпләр башка. Без җирле бюджетларның өстәмә керемнәре хисабына әлеге чараларга чыгымнар кертү мөмкинлеген бирәбез», — диде ул.

Республика җитәкчесе әйтүенчә, балалары белем бирү оешмасында укуда булганда ата-аналар тыныч булырга тиеш. «Без баланың мәктәптә булуы өчен тулы җаваплылык тотабыз, — дип тәмамлады ул. — Куркынычсызлык мәсьәләсе бүген бик мөһим һәм шулай булып кала да».

Татарстанда беренче категориядәге 73 мәктәп бар. Аларда берьюлы 1100дән артык кеше, шул исәптән укучылар һәм хезмәткәрләр була ала. Моннан тыш, республикада икенче категориядәге 207 мәктәп бар, аларда берьюлы меңнән азрак кеше була ала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100