news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда беренче боз кичүе ачылды

Боз трассасы Яшел Үзәнне һәм Түбән Вязов шәһәр тибындагы бистәне тоташтыра

  (Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда беренче боз кичүе ачылды. Ул Яшел Үзәнне һәм Яшел Үзән районының Түбән Вязов шәһәр тибындагы бистәсен тоташтыра. Быел һава шартлары яхшы тору нәтиҗәсендә, боз юлы, соңгы өч елга караганда, иртә ачылды.
Бу боз кичүе кышкы чорда 10 ел дәвамында автомобильчеләргә Яшел Үзән һәм Түбән Вязов шәһәр тибындагы бистәгә кадәр юлны кыскарту мөмкинлеге бирә.
Идел аша бу боз кичүе ачылышына рөхсәтне ел саен Дәүләт кече суднолар инспекциясе хезмәткәрләре бирә. Бүген алар боз юлын, норматив-техник документларын тикшерде һәм шуннан соң гына боз трассасын ачуга рәсми рөхсәт бирде. Берничә урында боз калынлыгын үлчәү, аның барлык җирдә дә бертөрле булмавын, әмма 1,5 тоннага кадәрге йөк күтәрергә сәләтле машиналар өчен җитәрлек дәрәҗәдә нык булуын күрсәтте.
Боз кичүенә керә торган урында шлагбаум тора, ә боз юлында ЮХИДИ катнашында юл билгеләре куелган. Җиңел машиналар өчен юл бәясе 100 сум тәшкил итәчәк. Боз юлында тизлек 20 км/сәгать булырга, пассажирлар каешларын эләктермәскә һәм машина ишекләре бикләнмәгән булырга тиеш. Бу таләпләр, машина боз астына киткән очракта, пассажирларны тизрәк коткару өчен куела, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100