Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда беренчел звено медицина учреждениеләрен модернизацияләү дәвам итә
2025 елда Татарстанда беренчел медицина ярдәме учреждениеләрен яңарту буенча чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу хакта Татарстан Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эш «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты составына керә торган «Россия Федерациясе Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында алып барыла.
Бу максатларга 2025 елга республика бюджетында 3 млрд сумнан артык акча каралган. Аларның 2,4 млрд сумга якыны федераль бюджеттан, калган өлеше – төбәк бюджетыннан.
Бүлеп бирелгән акчалар беренчел звено медицина учреждениеләрен капиталь төзелешкә һәм ремонтлауга юнәлдереләчәк, бу төбәк халкы өчен медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген һәм сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз