news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда беренче тапкыр «Татар аты» Бөтенроссия фестивале уза

Татарстанда беренче тапкыр «Татар аты» Бөтенроссия фестивале уза
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда беренче мәртәбә «Татар аты» Бөтенроссия фестивале була. Чара 24 августта Лениногорск районы Югары Каран бистәсендә, «Алмакай» ат ишегалды территориясендә узачак. Ярышларның бүләк фонды 678 мең сум тәшкил итә.

Татар токымлы атлар чабашы, «Тай-тулак» кыргый атларны йөрергә өйрәтү команда ярышы, «Аударыш» ат өстендә көрәш, «Тәңкә алу» ат чабышы вакытында тәңкә күтәрү ярышы, «Мәргән укчы» атта утырган килеш уктан ату ярышы, «Улак» яки «Кок-бор» уены төп вакыйгалар булачак.

«Фестивальдә икенче республика рингы - татар токымлы атлар йөреше узачак. Токым буенча ике яшь, өч яшь һәм аннан өлкәнрәк булган бияләр һәм айгырлар арасында иң яхшылары билгеләнәчәк», - дип сөйләде «Татар-инфор»га Атларда көрәш буенча халыкара федерация вице-президенты, Россиянең Кок-бор һәм милли спорт төрләре берлеге вице-президенты, атлар үрчетүче Фәрит Нәбиуллин.

Аның сүзләренчә, ярышларда Башкортстан һәм Казахстан спортчылары катнашырга җыена.

«Әлеге фестивальнең максаты - яшьләргә патриотик тәрбия бирү. Яшь буын үз тамырларын, тарихын, милли мәдәниятен белергә тиеш. Хәзер балалар физкультурага аз игътибар бирә. Күбрәк компьютерлар артында утыралар, без аларның игътибарын башкага юнәлтергә телибез. Гомумән алганда, чара халык арасында патриотик рухны күтәрүгә юнәлдерелгән, бигрәк тә махсус хәрби операция шартларында», – диде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

Фестиваль сәгать 11дә ачыла. Чабышларда һәм «Аударыш»та катнашучыларны теркәү иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100