news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда беренче тапкыр авыруларга кәүсә күзәнәкләр күчереп утыртылган

Республика клиник хастаханәсе табиблары Татарстанда беренче тапкыр җелек (сөяк мие) аутотранпслантациясе үткәргән.

Беренче ике пациент Арча һәм Түбән Камадан булган. Миелома диагнозы белән килгән бу авыруларга үз кәүсә күзәнәкләрен күчереп утыртканнар. Башта сәламәт булмаган күзәнәкләрне көчсезләндерү өчен химия терапиясе уздырылган, аннары препаратлар белән яңа кәүсә күзәнәкләрен барлыкка китергәннәр.

Фото: © Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәте

«Организм 1 килограмм авырлыкка 5 млн күзәнәк эшләтеп чыгаргач, без пациентның үз кәүсә күзәнәкләрен алабыз. Ул күзәнәкләр кан белән тулган пакет рәвешендә, аларны катырырга куябыз да, пациентны өенә кайтарабыз. 4-5 айдан кабат хастаханәгә ятарга чакырабыз һәм химия терапиясе ярдәмендә барлык күзәнәкләрне үтерәбез», - дип аңлатты республика хастаханәсенең гематология бүлеге мөдире Михаил Кунст.

Ул алдагы тәүлектә пациентларның стериль шартларда торуы, аннары аларга үз кәүсә күзәнәкләре кертелүен әйтте. «Шул рәвешле, организм үз күзәнәкләре ярдәмендә җелекнең сәламәт күзәнәкләрен торгыза», - диде Михаил Кунст.

Ул бу катлаулы процедурага озак әзерләнгәннәрен искәртте. «Аутотрансплантация уздыру өчен пациентлар сайлау үтә. Беренчедән, пациент югары дозалы химия терапиясенә чыдам булырга, икенчедән, җыелган күзәнәкләр тернәкләнү өчен җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Шушы ике шарт үтәлсә, бу процедура башкарыла ала», - дип белдерде Михаил Кунст.

Җелек аутотрансплантациясе лимфома, миелома, аутоиммун авыруларны дәвалауда медицина ярдәме күрсәтү стандартларына кертелгән. Мондый процедура Мәскәү, Киров, Самара, Санкт-Петербург, Иркутск, Екатеринбург клиникаларында да үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100