news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда беренче тапкыр «Сайлау участогында волонтерлар» проекты гамәлгә ашырылды

Татарстанда беренче тапкыр «Сайлау участогында волонтерлар» проекты гамәлгә ашырылды
Фото: ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте

Татарстанда 14 сентябрьдә уза торган Бердәм тавыш бирү көне кысаларында беренче тапкыр «Сайлау участогында волонтерлар» проекты гамәлгә ашырылды.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге проект тавыш бирү урынына баруы кыенлыклар тудырган кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтергә мөмкинлек биргән.

«Волонтерлар сайлаучыларны озата бара, аларга баскычтан менәргә, пандустан файдаланырга ярдәм итә, сайлау участогында ничек ориентлашырга кирәклеген әйтә», - диелә хәбәрдә.

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.

Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше бар.

Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot