Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда беренче тапкыр мәдәният үзәкләрендә көндезге лагерьлар ачылачак
Быел беренче тапкыр Татарстанда мәдәни үсеш үзәкләрендә һәм яшьләр үзәгендә көндезге лагерьлар оештырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков республика Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында хәбәр итте.
«Быелгы яңалыкларның берсе - көндезге лагерь. Бездә ел саен мәктәп яны лагерьлары эшли, ләкин без алга киттек. Бездә Яшел Үзән һәм Алабугада мәдәни үсеш үзәкләре бар. Анда көндезге лагерь ачу өчен инфраструктура шартлары тудырылган», - дип сөйләде спикер.
Лулаков сүзләренчә, бу җәйдә өч үзәктә алты смена оештыру планлаштырыла. Аларда 300гә якын бала ял итәчәк. «Бу мәдәният һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре янындагы лагерьлар булачак», - дип төгәлләде ул.
Министр урынбасары искәрткәнчә, проект уңышлы гамәлгә ашырылса, бу тәҗрибәне бөтен республикага таратырга мөмкин булачак. «Карарбыз, ничек узар. Бу безнең өчен яңалык», - дип нәтиҗә ясады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз