news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда беренче тапкыр йөклеләр көне узачак

Татарстанда һәм тагын берничә төбәктә быел беренче тапкыр йөклеләр көнен билгеләп үтәчәкләр, дип хәбәр иттеләр Татарстан митрополиясе матбугат хезмәтендә.

«Умиление» гаилә, ана һәм балачак үзәге оештырган бәйрәмдә табиб-акушерлар бүләкләнәчәк. Моннан тыш, йөкле хатыннар арасында призлар уйнатылачак, шулай ук булачак әниләр доула белән практик дәрескә бара һәм арт-терапевт белән шөгыльләнә алачак.

Казанда бәйрәм 6 октябрьдә 15.30 да Чуйков урамындагы 1 нче номерлы хатын-кызлар консультациясендә узачак.

Быел йөклеләр көнен бәйрәм итү уңаеннан чаралар шулай ук 6 һәм 7 октябрьдә Ютазы районында Урыссу үзәк район хастаханәсе каршындагы Хатын-кызлар консультациясендә һәм Тәтеш үзәк район хастаханәсенең Хатын-кызлар консультациясендә узачак.

Чарада катнашу өчен 8-967-373-76-00 телефоны буенча WhatsApp-ка язарга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100